16+

Язгы чәчүгә керештеләр

Татарстанның өч районы язгы чәчүгә кереште.

Татарстанның өч районы язгы чәчүгә кереште.

Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иткәннәр. Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, республиканың кайбер хуҗалыкларында арпа чәчәләр.

– 15 апрель мәгълүматларына караганда, республикада арпа 500 гектар мәйданда чәчелгән. Шул исәптән Азнакай районында әлеге культураны – 100 гектар, Әлмәт һәм Нурлат районнарында 200әр гектар мәйданда чәчәргә өлгергәннәр, – дигән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.

Республикада ике көн эчендә көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәр 65,5 мең гектар мәйданда (язгы кыр эшләре башланганнан алып 133,6 мең гектарда) тукландырылган, бу фаразланган күрсәткечнең 12,8 процентын тәшкил итә. Министрлыкның игенчелек тармакларын үстерү белгечләре сүзләренчә, басуларда дым каплату да кызу темплар балән бара. Бүгенге көндә көзге культуралар – 7,9 мең, күпьеллык үләннәр – 43,2 мең, туңга сөрелгән һәм пар җирләре 59,6 мең гектар мәйданда тырмаланган. Әлеге агротехник алым барлыгы 110,7 мең гектар мәйданда башкарылган, бу фаразланган күрсәткечнең 3,5 процентын тәшкил итә.

Язгы чәчү кампаниясенә кушылган районнар саны көннән-көн арта бара. Бүген рес­публиканың 31 муниципаль районы авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә язгы кыр эшләре бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading