Алда санап киткән дүрт төбәктә барысы 260 мең кеше үзмәшгуль булып теркәлгән. Алардан 30 млрд сум акча кергән. Үзмәшгульләр саны буенча Татарстан актив төбәк булып санала. Республикада 40 меңнән артык кеше үзмәшгуль статусын алган. Үзләре әйтүенчә, хәзер алар тынычлап эшли. Ксения Спиридонова кайчандыр реклама агентлыгы булган. Декрет ялына киткәннән соң, заказлары азайган. Ксения үзмәшгуль булып иң беренчеләрдән булып теркәлгән кеше. Салым күләме аз һәм Пенсия фондына акча күчереп барасы юк, ди ул.
Нутрициолог Анна Колобова да үзмәшгульләр белән булган очрашуларда актив катнашып килә. Ул да үзмәшгуль булып ел башында ук теркәлгән. Яңа статусның төп өстенлеге – компанияләр белән эшләү мөмкинлеге, ди. Элек исә бу мөмкин булмаган.
Журналист Рузана Хөснетдинованы исә үзмәшгульлек дәүләт органнарына хисап бирмичә дә эшләп булуы, моның өчен бухгалтер ялларга кирәкмәве белән җәлеп иткән. Чеклар да җыярга кирәк түгел, вакыт та, акча да сарыф итәсе юк, ди Рузана. Аныңча, үзмәшгульлек шәхси эшмәкәр булырга теләүчеләр өчен дә беренче адым булып тора.
Өй кондитеры Зөлфия Фәйзрахманова, башка бик күп үзмәшгульләр кебек үк, хәзер тынычлап эшләвен әйтә. Мин элек, тикшерүче органнардан булмагае дип, таныш булмаган кешеләрдән заказлар алырга курка идем, хәзер тынычлап эшлим, шуның белән заказларым һәм керемнәрем дә күп, ди ул.
Комментарийлар