16+

1 июльдә күзәтүче булырга теләүчеләр көннән-көн арта

Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү процессын күзәтергә 13 меңнән артык кеше теләк белдергән.

1 июльдә күзәтүче булырга теләүчеләр көннән-көн арта

Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү процессын күзәтергә 13 меңнән артык кеше теләк белдергән.

Чагыштыру өчен, 2019 елның 8 сентябрендә ТР Дәүләт Советына сайлаулар вакытында әлеге процесста 18 мең чамасы күзәтүчеләр эшләгән. Алар рәтенә керергә теләүчеләрнең әле гариза бирергә мөмкинлекләре бар.

-Сайлау көне якынлашкан саен күзәтүчеләрдән килгән гаризалар саны да арта. Күзәтүче булырга теләүчеләр Татарстан Иҗтимагый палатасына мөрәҗәгать итә ала, - ди әлеге оешманы җитәкләгән Зилә Вәлиева.

Билгеле булганча, тавыш бирүләр 25 июньдә башланачак. Димәк, гариза бирергә төгәл бер атна гына вакыт калды. Ә инде бу вазыйфаны башкарырга алынганнан тавыш бирүләр вакытында документларны тикшерә, өйрәнә, фото һәм видеога төшерә, тавыш биргәндә күзәтеп тора ала. Бу эшләрне алар 1 июльгә кадәр башкарырга тиеш була.

-Күзәтүчеләр тавыш бирүнең барлык этапларында да катнаша ала: сайлау участокларында, махсус оештырылган мәйданчыкларда һәм өйдә тавыш биргән очракта. Аларның күбесендә фотога һәм видеога төшерү өчен барлык җиһазлары да бар. Алар әйткән һәр кагыйдә бозу буенча тикшерү эше уздырылачак, - ди ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев һәм күзәтүчеләргә тулысынча ышанычын белдерде.  

Билгеле булганча, тавыш бирүчеләрнең кайберләре өйләрендә генә дә сайлый ала. Бу очракта бер урында ике күзәтүче катнаша ала. Алар сайлау комиссиясе әгъзалары белән бер машинада йөри алачак. Моннан тыш, яңа коронавирус инфекциясеннән саклану өчен шәхси саклану чаралары белән тә тәэмин ителәчәкләр. 

-Мондый эпидемиологик шартларда участок комиссиясендә эшләү үзе бер батырлык, әлбәттә. Күзәтүче булып барган кешеләргә мин бик рәхмәтле, - ди Андрей Кондратьев.

Шуны да әйтергә кирәк, күзәтүче буларак Россия гражданины булган теләсә кем теркәлә ала. Әмма сайлауларда катнаша торган кандидат, судьялар, прокурорлар һәм тавыш бирүне хәл итә торган хокукы булган комиссия әгъзалары күзәтүче буларак билгеләнә алмый. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading