16+

1 июньнән безне нинди үзгәрешләр көтә?

1 июньнән россиялеләрнең тормышын үзгәртәчәк берничә канун үз көченә керәчәк.

1 июньнән россиялеләрнең тормышын үзгәртәчәк берничә канун үз көченә керәчәк.

1 июньнән вейпларны стационар кибетләрдә генә сатып алырга мөмкин булачак. Җайланмаларны ярминкәләрдә, күргәзмәләрдә, дистанцион ысул белән һәм автоматлар кулланып сату тыелачак.

Шулай ук 1 июньнән россиялеләр идентификацияләү яки аутентификацияләү өчен системада аларның биометрик мәгълүматларын җыюдан һәм урнаштырудан баш тарта алачаклар. Моны Күп функцияле үзәкләрдә эшләргә мөмкин. 

Шул ук көннән башлап Россия тарафыннан бирелгән «Яшел карта» автомобиль хуҗалары өчен иминият сертификатлары Европа Берлеге, Швейцария һәм Бөекбритания территориясендә гамәлдә булмаячак, ә Европа Берлеге, Швейцария һәм Бөекбританиянең «Яшел карталары» Россиядә гамәлдән чыгачак.

1 июньнән тагын бер яңалык - Россиядә җитештерелгән барлык автомобильләр Евро-2 классыннан түбән булмаган экологик стандартка туры килергә тиеш. 

Җәйнең беренче көненнән ЮХИДИ инспекторлары чит илдән кертелә торган җиңел автомобильләрдә «ЭРА ГЛОНАСС» ашыгыч оператив хезмәтләрен чакыру җайланмалары бармы-юкмы икәнен тикшерә алачак. Әгәр андый җайланма булмаса, хуҗа аны үзе урнаштырырга тиеш, югыйсә аңа 50 мең сум штраф салырга мөмкиннәр.

1 июньнән балалар һәм өлкәннәр өчен теш щеткаларының сыйфатына таләпләр булган ГОСТ 6388-2022 эшли башлаячак. Ул якынча 30 ел элек эшләнгән ГОСТ 6388-91 урынына киләчәк, дип яза «Парламентская газета». Яңа ГОСТта өлкәннәр өчен щеткаларда биеклеге 915 мм булган 27-55 куак, балалар өчен биеклеге 813 мм булган 17-37 куак булырга тиеш.

 


Алынган коралны Росгвардия юк итәчәк
Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардиянең корал әйләнешен контрольдә тоту өлкәсендәге вәкаләтләре чикләнгән. 7 июньдә гамәлгә керәчәк яңа канун нигезендә, полиция хезмәткәрләре тартып алынган, үз теләге белән тапшырылган һәм табылган утлы, газ, салкын һәм башка коралларны, сугыш кирәк-яракларын, коралга кирәкле патроннарны, шартлаткыч җайланмаларны, шартлаткыч матдәләрне, утлы коралның төп өлешләрен кабул итү һәм вакытлыча саклау белән шөгыльләнәчәк. Росгвардиянең территориаль органнары югарыда санап үтелгән предметларны, җайланмаларны һәм матдәләрне юк итәчәк.

Хәзер коралны Росгвардия сакларга тиеш, әмма аның моның өчен инфраструктурасы юк. Әмма мондый инфраструктура Эчке эшләр органнарында бар, шуңа күрә бу бурычны эчке эшләр министрлыгының территориаль органнарына йөкләгәннәр.

Саклау вакыты дүрт ай. Алга таба коралны юк итү өчен аның хуҗасына яки Росгвардиягә тапшырырга кирәк.

4 июньнән тоткыннарны тоту буенча җәмәгать контроле көчәйтеләчәк

Тоткыннар хокуклары буенча күзәтү комиссияләре төрмәләрдә һәм СИЗОларда гына түгел, ә хөкем ителгәннәрне мәҗбүри эшләргә җибәрү урыннарында да эшли алачак. Тиешле закон 4 июньдә үз көченә керә.

Яңа нормалар тоткыннарны тоту буенча җәмәгать контролен көчәйтәчәк. Шулай ук алар үз вәкилләрен җәмәгать күзәтү комиссияләренә (ОНК) җибәрә алган оешмаларның исемлеген киңәйттеләр. Хәзер ОНКга хокук яклау оешмалары, берлекләр, ассоциацияләр, фондлар, автоном коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре керә алачак.

Кандидатларны тәкъдим итү вакыты 60 көннән 120 көнгә кадәр, ә кандидатларны хуплау турында карар кабул итүнең максималь вакыты 80 көннән 95 көнгә кадәр озайтылды.

29 июнь. Үзмәшгульләр товар билгеләрен терки алачак
Үзмәшгульләрнең товар билгеләрен теркәү мөмкинлеге булачак. Мондый закон 29 июньдә үз көченә керә.

Роспатентта 760 меңгә якын товар билгесе теркәлгән. Шул ук вакытта элек законнарда товар билгесенә аерым хокук иясе юридик зат яки шәхси эшмәкәр була ала дигән чикләү каралган иде.

Хәзер бу коралны шәхси брендларны үстерү, эшләрне, товарларны һәм хезмәтләрне алга сөрү өчен үзмәшгульләр дә куллана алачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading