Бу хактагы боерыкны Алексей Песошин имзалады.
Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 сентябрьдә башлана һәм 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалаган тиешле документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.
Документта ярминкәләрнең халыкны авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итү максатларында үткәрелүе билгеләнә. Алар атна саен махсус билгеләнгән территорияләрдә узачак.
1
0
Комментарийлар