16+

14 миллион урлап качкан кассирга — дүрт ел колония

Татарстандагы «Казан Банкы» ның элеккеге хезмәткәре 46 яшьлек Светлана Астафьеваны 14 млн сумнан артык сумманы үзләштергән өчен хөкем иттеләр, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елда өлкән кассир булып эшләгән хатын-кыз кассадан 14,5 миллионнан артык сумманы урлаган. Шуның бер өлешен ялган акчалар, ягьни «Приколлар банкы» купюралары белән алмаштырган. Акчаны урлаганнан соң эшкә чыкмый башлый.

Киләсе биш ел дәвамында акчаны да, шикләнелүче хатынны таба алмыйлар. Моннан тыш аның ире дә юкка чыга. Санкт-Петербургтагы гыйбадәтханәләрнең берсендә Светлана видеокүзәтү камерасына эләгә. Казан полициясе төньяк башкалага юл тота һәм качкын хатын тоткарлана. 30 майда аны судка алып киләләр.

Суд хатын-кызны 4 елга ирегеннән мәхрүм итә һәм гомуми режимлы төзәтү колониясенә җибәрә.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading