16+

17 яшьлек кызны үтергән егет үзе үк аны эзләүдә булышкан

Узган атна азагында Башкортстанда зур фаҗига булды: Хәйбулла районында югалган 17 яшьлек кыз үле килеш табылган. Әлеге хәл һәм кызның үзе турында журналистларга аның туганы сөйләгән.

Узган атна азагында Башкортстанда зур фаҗига булды: Хәйбулла районында югалган 17 яшьлек кыз үле килеш табылган. Әлеге хәл һәм кызның үзе турында журналистларга аның туганы сөйләгән.

Ачыкланганча, И. исемле кыз Әбҗәлил районында яшәгән. Ул Хәйбулла районында яшәгән апасына кунакка барган. 17 яшьлек яшүсмерне кешеләргә ышанучан, ачык дип искә алалар. 

“Безнең әниләребез – бертуганнар. Ике атна элек Аскар авылына барган идек, И. ны үзебезгә кунакка алып кайттык, каникулларны бергә үткәрергә теләдек. Ял иттек, су коендык, урамда йөрдек. Ул миңа хуҗалык буенча ярдәм итте", – дип сөйләгән ике туган апасы.

Фаҗига булган көнне И. дуслары һәм 16 яшьлек ерак туганы Илназ (исеме үзгәртелде) белән эңгер-меңгердә йөреп керергә киткән.

“Төнлә берничә тапкыр уяндым, сеңлем юк та юк. Таң җиткәч аны эзләргә киттем. Баштан алар күрше авылга дискотекага киткәннәрдер дә, машиналары ватылгандыр дип уйладым. Илназның өенә барсам, машинасы урамда тора. Ишек шакыгач, ул миңа ачты да, "Йоклый идем", диде. И. кая дип сорагач, өй янында калдырып киттем дә башка күрмәдем, диде. Дус кызларына да бардым, берсе дә күрмәгән булып чыкты. Кире Илназларга бардым, бу чакта әнисе аны машинасының ватык бампер өчен әрләп тора иде", – дигән кыз.

И.ны полиция, волонтерлар, җирле халык эзли башлый. Аны эзләгән 200 кеше арасында Илназ да була.

“Аннан сорау алдылар да җибәрделәр. Башкалар белән эзләде үзе: "Табылса гына ярар иде", дип йөрде. Өебезгә кереп су эчте. Ни уйларга да белмәдек. Урманда адашкандыр дип фикер йөрттек. Ике тәүлектән соң куркыныч хәбәр таралды: туганымны үтерелгән килеш тапканнар. Ул төнлә ни булгандыр – беркем белми. Ни өчен Илназның машинасында балта ятканлыгы да билгесез. Алар бер-берсен кечкенә чактан үк белә, шуңа И. Илназга ышанып утыргандыр. Балта белән чабып үтерерлек нинди сәбәп булгандыр, аңлашылмый. Гадел хөкемгә ышанабыз", – дигән апа кеше.

Һәлак булган кыз Магнитогорскида педколледжда укыган, аны тәмамлагач Уфага кайтырга, чит илдә эшләргә хыялланган.

“Ул туган көнен, 18 яшен көтте. Машина йөртү таныклыгы алырга, руль артына утырырга хыялланды. Изге күңелле булды, балаларны, җәнлекләрне яратты, эшчән булды. Тик кешегә дә нык ышанучан булуы фаҗигагә илткәндер дә", – ди апасы.

И.-ны әнисенең туган авылында җирләгәннәр. Туганнары, класташлары, дуслары, укытучылары килгән. Әле кызның әнисенә нык авыр, аның бер кызы гына калган. Ә менә Илназның гаиләсе дәшми, хәтта гафу сораучы дә булмаган. Егет хәзер СИЗОда, ике айга кулга алынган.

“Табылһа ғына ярар ине”...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading