16+

2 градуска чаклы суытканнан соң, Татарстанны «әбиләр чуагы» көтә

17 сентябрьгә каршы төндә Татарстанда шактый суытачак. ТР Гидрометүзәктә аңлатуларынча, һава температурасы 2 - 7 градуска кадәр төшәчәк.

17 сентябрьгә каршы төндә Татарстанда шактый суытачак. ТР Гидрометүзәктә аңлатуларынча, һава температурасы 2 - 7 градуска кадәр төшәчәк.

Шул ук вакытта көндез 12-17 градус кына җылы булачак.

Инде иртәгә үк һава торышы үзгәрәчәк. Сишәмбе, 15 сентябрьдә төньяк-көнбатыш җиленең 15-17 м/с ка кадәр көчәюе көтелә. Төнлә белән термометр баганалары 5 - 10 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 11-16 градус җылы булачак.

Җылы көннәр Татарстанга 18 һәм 19 сентябрьдә кире кайтырга тиеш. Хәер, әлегә бу гомуми фараз гына.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading