"Вагнер" шәхси хәрби компаниясенә нигез салучы Евгений Пригожин Россия Кораллы көчләре санын ни рәвешле арттырырга кирәк дигән сорауга җавап бирде.
Скопировать ссылку
"Вагнер" шәхси хәрби компаниясенә нигез салучы Евгений Пригожин Россия Кораллы көчләре санын ни рәвешле арттырырга кирәк дигән сорауга җавап бирде.
— Минемчә, резервларны исәпкә алып 2 миллионга якын кеше мобилизацияләнергә тиеш, бу минем фикерем, - дип билгеләп үткән шәхси хәрби компания башлыгы.
Шулай ук Евгений Пригожин Россия армиясе санын арттыру кирәклеге турында Баш оператив идарә начальнигы урынбасары Дылевскийга мөрәҗәгать иткән. Әмма ул шәхси хәрби компания башлыгына 1,5 миллион хәрби хезмәткәрнең Россия территорияләренең бөтенлеген һәм кагылгысызлыгын саклау өчен җитәрлек дип белдергән.
Комментарийлар