16+

200 сумлык яңа банкнот та аэропортта кунаклар каршылый

12 август көнне Казан аэропортының А-1 терминалы янында Казан Кирмәне төшерелгән 200 сумлык акча стенды урнаштырылды. Биредә 200 сумлык белән рәхәтләнеп фотосурәткә төшеп була.

Исегезгә төшерәбез: Россия Үзәк банкы оештырган бәйгедә Татарстан да катнаша. Казан шәһәре 200 һәм 2000 сумлык купюраларга эләгү өчен көрәшә.

"Булачак" купюралар Казансу яр буенда, Казан Кирмәне территориясендә дә урнаштырылган. Биредә көн саен йөзләгән кеше фотога төшә. Фотосурәтегезне #200казань хэштегы белән социаль челтәрләргә урнаштырып сез дә зур флешмобка кушыла аласыз. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, җырчы Макsим, актриса Ольга Бузова кебек танылган шәхесләр акциягә кушылды инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading