2022 елда Татарстанда балалар һәм яшьләр ышаныч телефонына 67 857 шалтырату кабул ителгән.
Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 44 утырышында шундый саннар китерде.
— Шалтыратуларның саны һәм характеры бу эшнең мөһимлеген һәм ихтыяҗын ассызыклый. Коры саннар артында, чынлыкта, яшүсмерләрнең коткарылган тормышлары һәм психик сәламәтлеге, яшь әниләрнең эмоциональ халәте һәм тормышның авыр хәленә эләккән һәркемнең язмышы тора. Без актив яшьләребез белән горурланабыз, әмма, шуның белән беррәттән, ярдәмгә чын-чынлап мохтаҗ булганнарга еш кына игътибар бирелми кала. Сүз формаль булмаган лидерлар, начар билгеләргә укучылар, тәртипсез балалар турында бара. Алар да безнең яшьләр, аларга да да игътибар кирәк. Бүгенге көндә яшь кешене үз проблемалары белән берүзен калдырмау, аның үз-үзен кирәкле итеп тою, җәмгыятькә файдалы була алуын аңлау өчен мөмкинлекләр булдыру мөһим, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар