Узган елда Россиядә йомырка, помидор һәм грушага бәяләр арткан.
Бу хакта Росстат мәгълүматларыннан күренә.
Йомырка бәяләре 61,4% ка, помидор бәясе 51,1% ка, груша бәясе 48,3% ка арткан. Моннан тыш, иң кыйммәтле 5 товар исемлегенә йөзем (+48,2%) һәм банан (+46,9%) кергән. Сарымсак (+46,36%) һәм апельсинның (+33,99%) бәясе дә шактый арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
0
Комментарийлар