16+

2023 елга бюджет дефициты 29,7 миллиард сумны тәшкил итә

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышында 2023 һәм 2024 белән 2025 еллар план чорына бюджет турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты кабул ителде.

Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин докладында билгеләп үтелгәнчә, республика бюджетының агымдагы үтәлеше һәм ел дәвамында көтелгән үтәлеш нәтиҗәләре буенча Татарстан бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәрен 54,6 миллирд сумга арттырырга тәкъдим ителә.  Оешмаларның табышына салым 39 милилард сумга арта. Керемгә салым үсеше, нигездә, нефть, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тармаклары компанияләренең эшчәнлеген бәяләү белән бәйле, диде ул.  

2023 елга республика бюджетының гомуми керем күләме 426,9 милилард сум күләмендә фаразлана, чыгымнар күләме – 456,6 миллиард сум. Бюджет дефициты, 15,7 миллиардка кимеп, 29,7 миллиард сумны тәшкил итә. Бюджет дефициты финанслау чыганаклары белән тәэмин ителәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading