2024 ел башыннан 300дән артык татарстанлы спиртлы эчемлекләр белән агуланган
Зыян күрүчеләрнең төп өлеше-18 яшьтән өлкәнрәкләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Зыян күрүчеләрнең төп өлеше-18 яшьтән өлкәнрәкләр.
2024 елның гыйнвар-июль айларында алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр белән агулануның 341 очрагы теркәлгән, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5 процентка югарырак. Бу хакта Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Зыян күрүчеләрнең төп өлеше – 18 яшьтән өлкәнрәкләр (87 процент), алар арасында ир-атлар өстенлек итә (77 процент).
Анализ күрсәткәнчә, агуланучылар арасында беркайда да эшләмәүчеләр (35 процент) өстенлек итә, алардан соң эшләүче халык (15 процент), пенсионерлар (11 процент) һәм мәктәп укучылары (10 процент) килә.
Агуланулар структурасында этанол (62 процент), аныкланмаган спирт (24 процент), метанол (9 процент), 2-пропанол (3 процент) һәм башка спиртлар (2 процент) белән агулану очраклары өстенлек итә.
Алкогольле продукция белән кискен агуланудан үлүчеләр саны арту аеруча борчу тудыра. 2024 елның беренче яртыеллыгында бу күрсәткеч 100 мең кешегә 4,1 булган (164 очрак), бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,3 тапкырга югарырак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«Бу төш дип әйтегез. Мин абыемның үлеменә ышанасым килми»
-
#Кыскача яңалыклар
Авариядә зыян күргән яшүсмер авыр хәлдә кала бирә
-
#Язмыш
«Артына борыла-борыла: «Көтегез мине, мин кайтачакмын», диде»
-
#Кыскача яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләргә рәхмәт белдерде
-
#Кыскача яңалыклар
Илкүләм проект кысаларында Татарстан китапханәләрен яңартуга 34 млн сум юнәлтелә
Комментарийлар