16+

2024 елның сентябреннән мәктәпләрдә кайсы фән мәҗбүри булачак?

Россия Президенты Владимир Путин 2024 елның 1нче сентябреннән башлангыч һәм урта сыйныфларда мәҗбүри хезмәт дәресләрен кертүне йөкләгән канунга кул куйды.

Россия Президенты Владимир Путин 2024 елның 1нче сентябреннән башлангыч һәм урта сыйныфларда мәҗбүри хезмәт дәресләрен кертүне йөкләгән канунга кул куйды.

Документ хокукый актларның рәсми порталында бастырылды.

Канун авторлары аңлатуынча, мәктәпләрдә слесарьлык һәм балта осталыгы, тегү, аш-су нигезләре һ.б. буенча дәресләр үткәрелә башланачак. Шулай итеп, балалар көндәлек тормышта кирәкле күнекмәләргә ия була алачак. Мәҗбүри хезмәт дәресләрен кертү эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә һәм кадрлар дефициты проблемасын хәл итүгә ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, мәктәп тәртибе кагыйдәләренә укучыларның дисциплинасына таләпләр кертеләчәк, һәм бу нормаларны үтәү аларның барысы өчен дә мәҗбүри булырга тиеш. Тәртип кагыйдәләрен үтәүне педагоглар һәм мәктәп администрациясе күзәтәчәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading