16+

2025 елда мәктәп формасына ГОСТ булдырылачак

ГОСТ нигезендә, мәктәп формасы — ул стиле, конструктив карарлары һәм төсләрнең ярашуы буенча бертөрле кием ассортименты.

ГОСТ нигезендә, мәктәп формасы — ул стиле, конструктив карарлары һәм төсләрнең ярашуы буенча бертөрле кием ассортименты.

ГОСТ форманың куркынычсызлык таләпләрен, күрсәткечләрен һәм куллану үзлекләрен унификацияләүгә юнәлдерелгән.

2025 елның уртасыннан Россиядә мәктәп формасының бердәм стандарты гамәлдә булачак, ул 2024 елда ук расланачак. Бу хакта Роскачество башлыгы Максим Протасов белдерде, дип хәбәр итә «Российская газета».

"ГОСТта ассортимент, төр, төс яки дизайн түгел, ә бары тик форманың куркынычсызлык күрсәткечләренә һәм куллану үзлекләренә таләпләр генә билгеләнә", - дип төгәлләде Протасов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading