16+

2025/2026 уку елына БДИның минималь баллары расланды

Россия Мәгьрифәт министрлыгы 2025 / 2026 уку елына Бердәм дәүләт имтиханы өчен балларның тиешле чиген билгеләде.

Россия Мәгьрифәт министрлыгы 2025 / 2026 уку елына Бердәм дәүләт имтиханы өчен балларның тиешле чиген билгеләде.

Тиешле документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган.

Киләсе уку елында укучыларга рус телен һәм җәмгыять белемен уңышлы тапшыру өчен кимендә 42 балл кирәк булачак. Информатика буенча минималь балл — 44, ә география һәм әдәбият буенча - 40.

Математика, физика, химия һәм биологияне уңышлы тапшыру өчен кимендә 39 балл җыярга кирәк. Тарих буенча тиешле чик 35 балл дәрәҗәсендә билгеләнгән, ә чит телләр буенча — 30 балл.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading