Чаллының БСМП табиблары Елена Малышеваның "Здоровье"тапшыруында катнашканнар.
Скопировать ссылку
Чаллының БСМП табиблары Елена Малышеваның "Здоровье"тапшыруында катнашканнар.
Алар 27 метр биеклектән егылып төшкән 16 яшьлек кызның гомерен саклап калып, зур батырлык эшләгән. Тапшыру апрельдә төшерелеп, бүген, 13 майда эфирга чыкты. Анда шулай ук Чаллы һәм Казаннан реаниматолог, хирург, ортопед һәм психологлар катнашты. Бик күп сөяк сынулар һәм 4 литр кан югалткан кыз могҗиза һәм табиблар тырышлыгы аркасында исән калган.
Малышева фикеренчә, мондый хәлдән соң исән калу бөтенләй мөмкин түгел: "Татарстан медицинасы безнең илдә иң яхшылардан. Мәскәү һәм Татарстан - ул космос", - дигәп ул соклануын белдереп.
Бәхетсезлеккә очраган кыз ике елдан тернәкләнеп аякка баскан, хәзер кияүдә һәм кыз үстерә.
Комментарийлар