3 гыйнвар көнне Татарстанда буран һәм -18 градуска кадәр салкыннар көтелә
3 гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән кайбер районнарда кар явар дип көтелә, буран чыгуы бар. Көндез явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк.
Төнлә - 13-18 градус, көндез -10-15 градус булачак.
Аерым районнарда бозлавык сакланачак, юлларда кар көртләре көтелә, дип хәбәр иттеләр Татарстан синоптиклары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар