Пакетка салып чүп контейнерына ыргытылган сабыйны коткарганнар.
Скопировать ссылку
Пакетка салып чүп контейнерына ыргытылган сабыйны коткарганнар.
Бу хәл кичә Новосибирск да була. Чүп ыргытырга дип чыккан бер ир контейнерлар тирәсеннән бала елаган тавыш ишетә. Барып караса: пакетка төрелгән яңа туган сабый ята. 30 градус суыкта ул исән дә калырга тиеш түгел кебек. Әмма аны коткаручы вакытында күреп алганлыктан, исән кала. Бала реанимациядә. Күршеләре сөйләвенчә, әнисе тоткарланган. Көндез дүртләр тирәсендә шуба һәм шортыдан чыгып, пакетка салынган баланы чүп контейнерында калдырып кереп киткән. Шул вакытта ир-ат чыгып, аны күреп тә алган. Суыкта бала аз яткан, дип сөйләгәннәр алар "КП-Новосибирск"ига. Ир баланы курткасына төреп, ашыгыч ярдәм чакырткан. Баланың әнисе - 20 яшьлек кыз булып чыккан.
Комментарийлар