16+

30 илдән яшьләр саммитка җыела

27-30 август көннәрендә башкалабызда Казан глобаль яшьләр саммиты узачак.

27-30 август көннәрендә башкалабызда Казан глобаль яшьләр саммиты узачак.

Самитта 30 илдән катнашучылар көтелә. Индонезия, Ливия, Ливан, Пакистан, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Марокко, Камерун, Сенегал, Сомали, Таҗикстан, Кыргызстан һәм башка илләрдән делегатлар бу юлы балалар һәм яшьләр тәрбиясендә традицион кыйммәтләр роле турында сөйләшәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда  Казан “Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы 2022” статусына ия булды. Халыкара программа кысаларында башкалабызда 76 илдән 1000нән артык делегат катнашында 10 халыкара чара үтте. Елның төп вакыйгасы Казан глобаль яшьләр саммиты узды, аны ел саен уздыру турында карар кабул ителде.

- Татарстан республикасы халыкара хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Шул исәптән яшьләр халыкара дипломатиясе юнәлеше дә бүген зур үсеш ала. Республикада уздырылган зур чаралар Казанның әкренләп халыкара яшьләр дипломатиясе үзәгенә әверелүен дәлилли, - дип билгеләде Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков. 

Саммитта зур программа көтелә. Түгәрәк өстәлләр һәм дискуссия мәйданчыклары, яшьләр эшләре буенча министрлар киңәшмәсе, Россия, Татарстан һәм халыкара партнерларның яшьләр сәясәте казанышлары күргәзмәсе, яшьләр мохитендә үзгәрешләр буенча форсайт сессиясе, яшьләр һәм спорт объектларына бару һ.б. оештырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading