16+

49 яшьлек ир әнисен кыйнап үтерүдә гаепләнә

Җәлил бистәсендә яшәүче ир-атны әнисенең сәламәтлегенә җитди зыян китерүдә гаеплиләр.

Җәлил бистәсендә яшәүче ир-атны әнисенең сәламәтлегенә җитди зыян китерүдә гаеплиләр.

Нәтиҗәдә хатын-кыз үлгән. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.

Тикшерүчеләр фаразынча, 15 июньдә ир-ат шәхси дошманлык мөнәсәбәтләре аркасында 77 яшьлек әнисен кыйнаган. Шуннан соң ул өйдән спиртлы эчемлекләр эчәргә чыгып киткән. Иртән өенә кайткач, хатынына шалтыратып, әнисе үлүен хәбәр иткән.

49 яшьлек ир-атның хатыны урынга ашыгыч хезмәт вәкилләрен чакырткан.

Хәзерге вакытта ир-ат сак астында. Бу вакыйганың барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.

"Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading