16+

5 февральдән Россельхознадзор Россиягә бер җимеш кертүне тыйды

Чикләү Эквадорның иң зур 5 тәэмин итүче компаниясенә кагыла.

Чикләү Эквадорның иң зур 5 тәэмин итүче компаниясенә кагыла.

Тропик җиләк-җимеш яратучылар өчен күңелсез хәбәр. Россельхознадзор 5 февральдән Россиягә Эквадордан банан кертүне тыйды. Бананнарда кинәт кенә бөдрә күбәләк личинкалары табылган.

“Эквадор бананнарында Россия һәм ЕАЭС әгъза – илләре өчен куркыныч карантин объекты — күбәләк-горбатка (Megaselia scalaris (Loew) булуы ачыкланган. Бу берничә тапкыр кабатланган хокук бозу", дип әйтелә ведомствоның рәсми хәбәрендә.

Россельхознадзор шулай ук, әгәр экспортер әлеге күбәләк белән көрәшү өчен тиешле чаралар күрмәсә, яңа чикләү чаралары кертеләчәк, дип аңлаткан.
Белгечләр банан озак вакытка юкка чыгарга мөмкин дип уйлый. Бу очракта Россиягә яңа тәэмин итүчеләр эзләргә һәм логистиканы яңадан төзергә туры киләчәк. Ә бу хакта башка илләр белән сөйләшүләр башланмаган гына түгел, хәтта планлаштырылмаган да. Сәүдә компанияләре өчен бу хәбәр шок булган. Хәзер күпләр бу уңайдан алма һәм апельсинның кыйммәтләнүен фаразлый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading