16+

Транспорт министры 5 миллион сумлык ришвәт өчен тоткарланган

Министр йөк ташучы компания җитәкчелегеннән башкарылган эшләр өчен түләүне алуда ярдәм итү өчен акча таләп иткән.

Министр йөк ташучы компания җитәкчелегеннән башкарылган эшләр өчен түләүне алуда ярдәм итү өчен акча таләп иткән.

Башкорстанның элеккеге транспорт министры 5 миллион сумлык ришвәт өчен кулга алынды, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты. Александр Клебанов трассаларның берсен төзекләндерү кысаларында төзелеш материалларын ташуга килешүләр төзелгән "Башкортавтодор" җәмгыятенең директорлар советы составына кергән.

Министр йөк ташучы компания генераль директоры һәм аның урынбасарыннан инде башкарылган эшләр өчен түләүне алуда ярдәм итү өчен акча таләп иткән. Югыйсә акча булмаячак, дип янаган. Компания җитәкчелеге ришвәт бирергә ризалашкан, диләр тикшерү комитетында. Министрлыкта һәм чиновникның йортында төп тикшерү эшләре кичә узган, ә бүген Клебановның үзен тоткарлаганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading