16+

5 млн сумга кадәр штраф салыначак

Дәүләт Думасы чайлдфри идеологиясен пропагандалауны тыйды.

Дәүләт Думасы чайлдфри идеологиясен пропагандалауны тыйды.

Чайлдфри идеологиясен (бала табудан аңлы рәвештә баш тартупропагандалау тыела. Мондый канунны Дәүләт Думасы кабул итте (документ икенче һәм өченче укылышларны узды). Үзгәрешләр гамәлдәге алты законга кертеләчәк.

Документ Дәүләт Думасына парламентның ике палатасы рәисләре Вячеслав Володин һәм Валентина Матвиенко җитәкчелегендәге депутатлар һәм сенаторлар төркеме тарафыннан кертелде. 

Вячеслав Володин ассызыклаганча, сүз гражданнарны (беренче чиратта, үсеп килүче буынны) медиакиңлектә таратыла торган шәхес формалашуга тискәре йогынты ясый торган мәгълүматтан яклау турында бара. Аның сүзләренчә, законга гаиләнең бала тапмау карары керми. Үзгәрешләрнең максаты - "балалар туу турындагы карарга йогынты ясый алган теләсә нинди деструктив контентны бетерү". "Без балаларны, гаиләне, традицион кыйммәтләрне яклау буенча бердәм хокукый кыр формалаштыруны дәвам итәбез", - дип аңлатты спикер.

Авторларның берсе, Дәүләт Думасының мәгариф комитеты әгъзасы Эльвира Аиткулова интернетта 1,5 миллион кеше аудиториясе булган 400 гә якын шундый төркем табылуы турындагы мәгълүматны китерде, аларның өчтән бере - балигъ булмаганнар. "Аларга көн саен, балалар - җирәнгеч җан ияләре, дип сеңдерәләр", - ди депутат. Аның сүзләренчә, балаларны яклау көне алдыннан уздырылган Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыруы күңелсез нәтиҗәләр күрсәткән. "2001 елдан соң туган кешеләр төркемендәге һәр унынчы респондент бер балага йөз тота, ә һәр бишенче гаиләгә - бу 22 процент, гомумән, бала табарга уйламый", - дип аңлатты Аиткулова.

Дәүләт Думасы шулай ук чайлдфри идеологиясен (бала табудан аңлы рәвештә баш тартупропагандалаучыларга җәза турында закон кабул итте. Хокук бозучыларга административ җәза янаячак. Икенче укылышка штрафлар ачыкланды.

Массакүләм мәгьлүмат чаралары яисә интернет кулланып агитация үткәргәндә, гражданнар өчен - 100-200 мең сум, вазыйфаи затлар өчен - 200-400 мең сум, юридик затлар өчен 1-4 миллион сум штраф салыначак. Әгәр пропаганданың максаты-балалар һәм яшүсмерләр булса, гражданнар өчен-200-400 мең сум, вазыйфаи затлар өчен - 400-800 мең сум, юридик затлар өчен - 2-5 миллион сум булачак. Чит ил кешеләренә, штрафлардан тыш, илдән куып чыгару да яный.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading