16+

50 ел буе урманда берьялгызы яшәүче ир сайлауда тавыш биргән

Башкортстанның Усмангали авылы сайлау комиссиясе әгъзалары тавыш бирү өчен тартманы 90 яшьлек Кинҗәгул Сәлимгәрәевка алып килгән.

Башкортстанның Усмангали авылы сайлау комиссиясе әгъзалары тавыш бирү өчен тартманы 90 яшьлек Кинҗәгул Сәлимгәрәевка алып килгән.

Башкортстанның Белорет районы территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары Россия Президентын сайлауда тавыш бирү өчен урнаны 50 елга якын урманда ялгышы яшәүче, әмма сайлауларны беркайчан да калдырмаган 92 яшьлек ир кешегә алып килгән, дип хәбәр итә РИА Новости.

Агентлыкның әңгәмәдәше сүзләренчә, Белорет районы урманында 50 елга якын Кинҗәгул Сәлимгәрәев яши. "Ул тормыш сөючән бабай, бер үзе яши, үзе утын кисеп, үзе кар чистарта. Атнага бер тапкыр аның янына туганы килә, азык - төлек һәм дарулар китерә, көзен аңа яңа йорт төзеп биргән иде", - дип сөйлиләр өлкән яшьтәге сайлаучы турында.
Усмангали авылы сайлау комиссиясе әгъзалары сүзләренчә, пенсионер сайлауларны беркайчан да калдырмый.

Сайлау комиссиясе әгъзалары аның янына урманга башта машиналарда, аннары кар машинасында килгән, юл бер сәгатькә якын вакыт алган. "Ул безне шатланып каршы алды, чәй эчертте, президент сайлауларында тавыш бирде. Килгәнебезгә, онытмаганыбызга рәхмәт әйтте. Без аның янына көзен дә бердәм тавыш бирү көнендә килгән идек", - дип хәбәр иткән РИА Новостига сайлау комиссиясе участогы вәкиле.

Белорет районы мэры Андрей Иванюта сүзләренчә, Сәлимгәрәев бер дә тик утырмый, ди. "Ул атлар үрчетә һәм үз хуҗалыгын алып бара. Аның янына еш кына кунаклар килә", - дип өстәгән ул.

 Фото : Башинформ

Члены избирательной комиссии села Усмангали в Башкирии отвезли ящик для голосования 90-летнему отшельнику Кинзягулу Салимгарееву  - РИА Новости, 1920, 17.03.2024

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading