16+

500 меңнән артык кеше социаль хезмәткәр ярдәменә мохтаҗ

Бүген, 8 июнь - Социаль хезмәткәрләр көне. Шул уңайдан Казанда В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт Зур рус драма академик театрында Социаль хезмәткәрләр форумы узды. Чарада Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты.

Бүген, 8 июнь - Социаль хезмәткәрләр көне. Шул уңайдан Казанда В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт Зур рус драма академик театрында Социаль хезмәткәрләр форумы узды. Чарада Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов социаль яклау өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

- Хезмәтегез катлаулы, сезнең ярдәмегезгә республикада 500 меңнән артык кеше мохтаҗ. Киләчәктә дә бергәләп эшләргә насыйп булсын! Бүген халыкка социаль хезмәт күрсәтү системасы яхшы эшли. Соңгы елларда республикада күп кенә программалар гамәлгә ашырылып килә, яңа технологияләр кулланыла, матди-техник база ныгытылды. Шулай да, безнең алда әле тагын да зуррак бурычлар тора, чөнки кеше яхшы булган саен, һаман яхшыны таләп итә. Киләчәктә тагын да яңа технологияләрне гамәлгә кертү мөһим, чөнки авыр тормыш вәзгыятенә юлыккан халык сезнең ярдәмгә мохтаҗ, - диде Татарстан лидеры.

Рөстәм Миңнеханов хакимиятнең һәр кешегә дә бер төрле мөнәсәбәттә булырга тиешлегенә, әмма катлаулы тормыш хәленә дучар булган затларга, балаларга аеруча кайгыртучан мөнәсәбәт булырга тиешлегенә басым ясады. Хезмәт алдынгыларына "ТР атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре" мактаулы исемнәре бирелде, кайберәүләргә Татарстан Президенты Рәхмәте тапшырылды. Тантана барышында "Татарстан Республикасының иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәре" республикакүләм конкурсына йомгак ясалды. Югары Отардагы акылы зәгыйфь балалар өчен балалар йорт-интернаты директоры Имаметдин Гәрәевкә II дәрәҗә "Ватан каршындагы казанышлары өчен" орден медале тапшырылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading