Алар һәр шимбәдә 11 сентябрьгә кадәр эшләячәк.
7 августта Казанда кибетләрдәге бәяләрне тотрыкландыру өчен оештырылган яшелчә ярминкәләре эшли башлый. Алар һәр шимбәдә 11 сентябрьгә кадәр биш мәйданчыкта эшләячәк: Дементьев урамындагы 7 нче йорт янында, Лаврентьев урамындагы 10нчы йорт янында, Фучик урамындагы 72 нче йорт янында һәм Липатов урамындагы 7нче йорт янында. Яшелчәләргә бәяләр кибетләрдәгегә караганда түбәнрәк булачак. Суган һәм чөгендернең килограммы 15 сумнан, бәрәңге - 20 сум, кишер - 30 сум, кәбестә - 25 сумнан булырга тиеш.
Фото архивтан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар