Хәзер төбәктә эпидемиологик тикшерү бара. Карбыз сатып алынган кибеттән һәм челтәрнең башка нокталарыннан тикшерү өчен әлеге продукция алынган. Экспертиза үткәрелә.
«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Ачыкланганча, кибеттән сатып алганнан соң, әлеге карбызны балаларның дәү әнисе чәчәк кибетендәге суыткычта саклаган. Экспертлар әлеге фактны да исәпкә алачак. Тикшерү версиясе буенча, мондый агулану башка сәбәпләр аркасында да булырга мөмкин.
Карбыз сатылган кибет директоры үз продукциясенең сыйфатына тулысынча ышануын белдергән. Аның сүзләренчә, азык — төлек контроле барлык этапларда да алып барыла, соңгы көннәрдә карбызларны бик күп сатканнар-беркем дә шикаять белән мөрәҗәгать итмәгән. Үлгән баланың әти-әнисе суд-медицина экспертизасының төгәл нәтиҗәләрен көтә.
Комментарийлар