Приморьеның Черниговск районы прокуратурасы сигез айлык баланың кайнар су белән пешеп үлүеннән соң тикшерү башлаган.
Кансыз ата-ана үлем хәлендәге балага тәүлектән артык игътибар итмәгән һәм карамаган, ярдәм сорап та мөрәҗәгать итмәгәннәр, диелә ведомство сайтында.
"Башлангыч мәгълүматлар буенча, 8 айлык малай өстенә кайнап торган су ауган. Ата-аналар бер тәүлектән артык медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән, пешү нәтиҗәсендә бала үлгән ", - дип хәбәр итә прокуратура.
Хәзерге вакытта прокуратура ата-аналарның үз бурычларын үтәмәве очрагын тикшерә. Гаиләдә тагын бер бала тәрбияләнә икән, хәзер аны әлеге ата-анадан алу мәсьәләсе карала.
Фото: https://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар