16+

Абау! Гидроциклда йөргән ир-ат башсыз калган

Башкортстанда гидроциклда йөргән ир елга аша сузылган арканга эләгеп һәлак булган.

Башкортстанда гидроциклда йөргән ир елга аша сузылган арканга эләгеп һәлак булган.

28 майда Уфа районында Дим елгасында югары тизлектә гидроциклда йөргән ир тимер арканга эләгеп, һәлак булган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«28 май көнне кичке эңгер-меңгердә өч ир-егет Дим елгасында гидроциклда йөреп килергә булган. Кызганычка каршы, ял итү фаҗига белән тәмамланган. Алдан барган 55 яшьлек ир елга аша сузылган тросны күрмәгән һәм эләгеп калган. Ул шунда ук җан биргән», – дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары ирне судан чыгарган. Оператив-тикшерү эшләре алып барыла. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading