16+

Абитуриентлар вузга ашкына - сәгать саен 8 мең гариза тапшырыла

Күпчелек абитуриентлар документларны берьюлы ике югары уку йортына тапшыра.

Күпчелек абитуриентлар документларны берьюлы ике югары уку йортына тапшыра.

"Югары уку йортларына онлайн укырга керү" сервисын кулланып, абитуриентлар инде 500 меңнән артык гариза биргән. Порталда сәгатенә уртача 8 мең гариза кабул ителә. Бу хакта РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм мәгълүмат министрлыгы хәбәр итә.

 Күпчелек абитуриентлар документларны берьюлы ике югары уку йортына тапшыра. Ә иң популяр белгечлекләр арасында быел да мәгълүмати технологияләр лидер булып тора. Шулай ук иң популяр юнәлешләр арасында педагогика, клиник медицина, икътисад һәм идарә, машина төзелеше.

Иң күп онлайн гаризалар Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Свердловск һәм Новосибирск өлкәсеннән кабул ителә. Югары уку йортына кабул итү кампаниясе 25 июльгә кадәр дәвам итә.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading