16+

«Ак Барс» ның элеккеге капитаны Данис Зарипов депутат булырга җыена

Спортчы «Бердәм Россия»дән алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документлар тапшырган.

Спортчы «Бердәм Россия»дән алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документлар тапшырган.

«Ак Барс» хоккей клубының элеккеге капитаны депутат булырга ниятли. Бу хакта «Бердәм Россия»нең төбәк бүлекчәсенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Зарипов партиянең төбәк бүлекчәсенең алдан тавыш бирүендә катнашу өчен документлар тапшырды.

«Татарстанда һәм бөтен ил буенча физик культура һәм спортны үстерү белән шөгыльләнергә теләр идем. Балалар хоккеена һәм гомумән балалар спортына аерым игътибар бирергә планлаштырам. Спорт объектлары санын арттыру һәм спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудыру мөһим», — дип сөйләде «Ак Барс»ның элекке капитаны.

Кандидатларны сайлау 20-26 майда рейтинглы электрон тавыш бирү юлы белән узачак. 27 майга алдан тавыш бирүгә йомгак ясау планлаштырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading