16+

Аккош күлендә гастрономия фестивален уздыру датасы билгеле булды

Казанда Аккош күлендә гастрономия фестивале 26нчы августта узачак. Традиция буенча бер мәйданчыкта эшмәкәрләр, фермерлар, үзмәшгульләр, кафелар һәм рестораннар үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

«Тәмле ризык, дәртле музыка, кызыклы күңел ачулар күп көтелә – барлык нечкәлекләрне дә ачмыйм, әмма ышаныч белән әйтә алам, бу җәйнең иң якты вакыйгасы булачак», – дип уртаклашты үзенең Telegram-каналында Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов.

Исегезгә төшерәбез, соңгы гастрофест Казанда 24 нче сентябрьдә узды. Мәйданчыкта 40 тан артык фудтрак урнаштырылды, аларның берсендә 10 минут эчендә 1000 кыстыбый әзерләү буенча рекорд куелган иде. Концертның Хедлайнеры Тина Кузнецова булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading