16+

Альбина Мәхмүтова вафат булган. Өч балалары ятим калган...

Җирләү урыны, көне һәм вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Җирләү урыны, көне һәм вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Бүген, 24 декабрьдә, татар хәрәкәте активисты - Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы, «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбленең җитәкчесе Альбина Мәхмүтова авыр операциядән соң вафат булган. Аңа 43 яшь иде.

Җирләү урыны, көне һәм вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

«Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмәнең балалары, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашам һәм күркәм сабырлык телим», диелгән өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров хәбәрендә.

2019 елда Альбина ханымның ире, Cамара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә милли-мәдәни автономиясе мөдире Фәрхәт Мәхмүтов вафат булган иде. Аларның өч баласы ятим калган.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урыны оҗмахта булсын. Балаларны кызганыч, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән аермаса иде мескенкәйләрне.

    Мөһим

    loading