16+

Диния нәзарәтеннән чираттагы гуманитар ярдәмне илттеләр

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ютазы районы имам-мөхтәсибе, «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин белән очрашты.

Диния нәзарәтеннән чираттагы гуманитар ярдәмне илттеләр

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ютазы районы имам-мөхтәсибе, «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин белән очрашты.

Ул махсус хәрби операция зонасыннан чираттагы командировкадан кайтты һәм аның нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Марат хәзрәт хәрбиләр яши торган урыннарга Арча мөселманнарыннан – «Нива» автомобиле, Түбән Кама мөселманнарыннан – 100 повербанк, Әлмәт мөселманнарыннан – оптик җепсел, Кукмара, Буа һәм Байлар Сабасы мөселманнарыннан азык-төлек (ашлар, ярмалар һәм башка кирәкле әйберләр), генератор, маскировка челтәрләре, плитәләр һәм микродулкынлы мич илтте.

  • Моннан тыш, дүрт кыр госпиталенә медикаментлар, шулай ук җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү системасы өчен материаллар тапшырды. Луганск Халык Республикасының инвалид балаларны социаль тернәкләндерү буенча «Яңарыш» республика үзәгенең Алчевскидагы бүлекчәсе авыруларына да тәм-томнар һәм уенчыклар илттеләр.


Мәүлид ае көннәрендә хәрби частьләрнең берсендә ТР мөселманнары диния нәзарәте ярдәме белән ясалган блиндаж мәчет ачылды. Бу блиндаж мәчет нәзарәтнең полк имамнары тырышлыгы белән төзелгән җиденче мәчет булып тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading