16+

«Әле яңа ялдан гына чыккан иде»: үз-үзен үтергән полиция хезмәткәренең хезмәттәшләре шок хәлендә

Майорга 36 яшь булган.

Майорга 36 яшь булган.

Һәрьяклы тикшерү уздыру һәм фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау өчен Чаллыга Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы аппараты хезмәткәрләреннән торган махсус комиссия килгән. 

13 гыйнвар көнне Чаллыда ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе реанимациясендә Эчке Эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәре, полиция майоры Марсель К. вафат булган. Иртәнге сәгать 8дә хокук сакчылары 35 яшьлек хезмәттәше Марсель Камалетдиновны кабинетында яралы килеш тапкан. Ир-атның башына пистолеттан атканнар. Беренчел фараз – суицид. Яраланган полиция хезмәткәре БСМПга озатылган. Әмма аның гомерен саклап кала алмаганнар. 

Марсель үлем алды язуын калдырмаган. Һәлакәт урыныннан аның кесә телефонын алганнар.
Әлеге факт буенча Россия Җинаять кодексының 105нче маддәсе «үтерү» буенча җинаять эше кузгатылган. Суд психиатрия экспертизасы да билгеләнгән. Ахыргы карар тикшерү алды тикшерү нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк.

"Челнинские известия" газетасы журналистлары һәлак булган полицейскийның хезмәттәшләре белән дә аралашкан. "Без шок хәлендә!" дигән алар. 
"Марсельны белә идем, ул тумышы белән Чаллыдан, ТИСБИ тәмамлаган, тәкәббер түгел иде, барысы белән дә яхшы аралашты, - дип хәбәр иткән  бер хезмәттәше. - Аның кебекләр турында дөрес кеше диләр. Озын буйлы, төз гәүдәле иде, сәламәт яшәү рәвеше алып барды һәм тәмәке тартмады. Табигате буенча тәвәккәл иде, мәсәлән, һөнәри конкурсларда катнашудан баш тартмады һәм һәрвакыт җиңүләр белән кайтты».

Марсель 13 гыйнварда гына чираттагы ялыннан эшкә чыккан, әти-әниләре белән Яңа ел бәйрәмнәрен билгеләп үтсә дә, алардан аерым яшәгән. Аның бу адымга баруына җавап юк. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading