16+

Әлеге чирләр белән контракт буенча хезмәткә алмыйлар

Хокук актларының интернет-порталында Россия Оборона министры Сергей Шойгуның боерыгы басылып чыкты.

Хокук актларының интернет-порталында Россия Оборона министры Сергей Шойгуның боерыгы басылып чыкты.

Оборона министры Сергей Шойгуның 506 номерлы боерыгы быелның 7 августында имзаланган. 

Хокук актларының интернет-порталында Оборона министры Сергей Шойгуның боерыгы басылып чыккан. Документ 2023 елның 7 августында имзаланган һәм болай дип атала: "хәрби хезмәткә чикләнгән яраклы дип танылган граждан (чит ил гражданы) мобилизация чорында, хәрби хәл чорында һәм сугыш вакытында Россия Федерациясе Кораллы көчләренә контракт буенча хәрби хезмәткә кабул ителә алмаган авырулар исемлеген раслау турында".

Исемлектә барлыгы – 26 пункт. Биредә башка кешегә йогу ихтималы югары булган чирләр санала – ВИЧ, В һәм С гепатиты, актив туберкулезның барлык төрләре, психоактив матдәләр куллану аркасында психик һәм үз-үзен тотышындагы тайпылышлар. Шулай ук исемлектә хәрбигә үз бурычларын үтәргә мөмкинлек бирмәгән хроник авырулар саналып китә.


no-title
no-title
no-title
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading