16+

Алинә Заһитова: “Гаиләбез бик яхшы яшәмәгән вакыт та булды. Хәтта автобуста йөрергә дә акчабыз җитмәгән вакытлар булды”

Милләттәшебез Алинә Заһитова “Космополитан” журналына зур интервью биргән. Бу турыда sports.ru яза. Спортчы анда үзенә, спортка кагылышлы бик күп сорауларга җавап биргән.  

“Барысын да ташлап, ишекне ябып китәсе килгән чаклар булдымы?” дигән сорауга Алинә бер тапкыр тренировкадан качуын, әмма моның башка кабатланмавын сөйләгән.  

– Көндәшләрем җиңүгә таба барды, туктарга җыенмадылар, авыртулар аша булса да эшләргә кирәк иде. Минем холкым гади түгел, әбием минем белән Ижевскидан Мәскәүгә күчте. Бөтен шоуларга йөри, без гел бергә. Әмма мин спортны ташларга теләмәдем, чөнки нәрсә өчен шөгыльләнгәнемне аңлый идем. Медальләр, гаиләмне Мәскәүгә күчерер өчен эшләдем. Без ул вакытта бик әйбәт яшәми идек, хәтта автобуста йөрергә дә акча җитми иде. Һәр көнне Мәскәүнең икенче ягына тренировкаларга йөрдем. Иртәнге җидедә чыгып китеп, кичке унбердә кайта идем. Медальләр белән акча да килде, – дип сөйләгән Алинә интервьюсында.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading