Алинә Заһитовага ачык хат язганнар: Туктатыгыз бу мәхшәрне!
“Спорт день за днем”ның махсус хәбәрчесе Александр Макаров Алинә Загитованы интернет-сугышны туктатырга чакырып ачык хат язган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

“Спорт день за днем”ның махсус хәбәрчесе Александр Макаров Алинә Загитованы интернет-сугышны туктатырга чакырып ачык хат язган.
Олимпия чемпионы Максим Тараньков “Спорт день за днем”га биргән әңгәмәсендә Алинә белән Евгенияның (Медведева) һәрбер сулышы уңаеннан комментарий бирү туйдырганы, Олимпиадада бөтенесенең Медведева өчен җан атуы, ә Алинәне белүче дә булмавы турында сөйләгән. Шулай булуга да карамастан, Заһитованың җиңүе лаеклы, дип өстәгән Тараньков. Макаров сүзләренчә, шушы әңгәмәдән соң Алинәнең җанатарлары Максим Тараньковка ябырылган, социаль челтәрләрдә аңа әшәке сүзләр язган, хәтта янаучылар да булган, имеш. Хат авторы Алинәдән Медведева, Тараньков, Тарасова, Войцеховская адресына “елга булып” агыла торган “кыргый” хәбәрләр белән бәйле әлеге хәлгә йогынты ясавын үтенгән. “Сез әңгәмәләрне сирәк бирәсез, әмма хәзер киң җәмәгатьчелеккә үз сүзегезне әйтер вакыт. Сезне яратучыларны социаль челтәрләрдәге пычраклыктан арынырга чакырыгыз. Интернет-сугышны туктатыгыз”, диелә ачык хатта.
Фото: pikabu.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«Кызым чак кына агуланмады...»: җырчы Рәфис Кәлимуллин киңәш сорый
-
#Кыскача яңалыклар
Кинорежиссер Александр Далматов һәм актриса Гөлшат Әбделманова өйләнештеләр
-
#Шоу-бизнес
“Күп булса – ялыктыра, аз булса – җитми кала”, яки “Супер хитлар” концертына рәхим итегез!
-
#Төрлесе
Сепаратка сөт калдырган идем... Тәрәзләр дә әле юмаган... Кичке ашка нәрсә пешерим икән...
-
#Язмалар
«Янгын чыкканда, кызыбыз йоклаган булган. Ярый әле тәрәзә аша чыга алган...»
Комментарийлар