16+

Алла Пугачева һәм Максим Галкинга бала табып биргән суррогат әни Казанда яшәгән

Елена Ширинина әйтүенчә, бу гаиләдә балаларны көтеп алганнар.

Елена Ширинина әйтүенчә, бу гаиләдә балаларны көтеп алганнар.

Елена Ширинина Алла Пугачева һәм Максим Галкинга балалар табып биргән суррогат әни. Лиза һәм Гарри белән йөкле вакытында, аңа 30 яшь була һәм ул Казанда яши. Бу хакта ул шәхсән үзе «Прямой эфир» ток-шоуында сөйләгән.

Елена сүзләренә караганда, ул йолдызлы парга бәхет китерергә шат булган. Хатын-кыз сабыйларны әлеге гаиләгә җиңел биргән, чөнки анда аларга шат булачагын белгән.

Исегезгә төшерәбез, Лиза һәм Гарри 2013 елның 18 сентябрендә Мәскәү өлкәсендәге медицина клиникаларының берсендә дөньяга килгән иде.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading