Бүген Россия эстрадасы Примадоннасының туган көне. Гомер бәйрәме алдыннан Алла Пугачева журналистларга интервью биргән.
- Минем депрессиягә бирелергә вакытым юк. Яшьлегемдә укыдым, эшләдем. Аннары да эшемне дәвам иттем. Күпләр мине матур күренә, диләр. Минем яшем бар инде, һәм яшьрәк кызларны кисәтәсем килә: 45, 50 яшьтән соң кешенең йөзендә аның яше түгел, ә тормышының төп асылы, балалары чагыла. Балалар мине канатландыра, яшәргә көч бирә, илһамландыра, - ди җырчы. Кинәт ябыгуын исә диабет авыруннан дәвалануы белән аңлаткан.
- Израильдә диабетны дәвалау өчен бик яхшы дарулар тәкъдим иттеләр. Менә шул рәвешле ябыктым, - дигән ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар