Әлеге коточкыч хәл Башкортстанның Мәчетле районында килеп чыккан.
Кыз асрамага алган бала була һәм Дуван-Мәчетле авылында, Ибраһимовлар гаиләсендә яши. Аннан тыш, гаиләдә тагын дүрт бала тәрбияләнә.
Җирле масскаүләм мәгьлүмат чаралары язганча, кызның психик тайпылышларга бәйле авыруы булган. Кич белән ул йокларга яткан, ә иртән абыйлары аны туңган килеш урамда тапканнар.
Әлеге факт буенча полиция тикшерү үткәрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
1
0
Комментарийлар