16+

Алла сакласын! Кайнар сулы торба шартлау аркасында пешеп үлгән

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанда олы яшьтәге ир-атның үлеме турындагы җинаять эше буенча доклад таләп итте.

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанда олы яшьтәге ир-атның үлеме турындагы җинаять эше буенча доклад таләп итте.

Бу хакта Россия Тикшерү комитеты мәгълүмат үзәгенең рәсми телеграм-каналы хәбәр итә.

Быелның октябрь аенда Бирюзовая урамында яшәүче ир-атның фатирында кайнар сулы торбалар тузу аркасында тишелеп чыккан. Суүткәргеч өзелгән урынны ир-ат ничектә ямарга тырыша, әмма үзе үк пешүдән урында ук үлә. Һәлак булучының кызы Бастрыкинның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать иткән, тикшерү белән килешмәвен белдергән. Идарәче компания хезмәткәрләренең коммуникация челтәрләрен карап тоту һәм ремонтлау буенча бурычларын тиешенчә үтәмәве аркасында ир-атның үлеменә китергән дип фаразлана.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсендә әлеге факт буенча җинаять эше тикшерелә. ️

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading