16+

Алла сакласын! ЮХИДИ инспекторын ут төртеп яндырганнар

Чуашстан прокуроры автоинспекторга ут төртү факты буенча җинаять эшен тикшерүне үз контроленә алган.

Чуашстан прокуроры автоинспекторга ут төртү факты буенча җинаять эшен тикшерүне үз контроленә алган.

Җинаять кылуда шикләнелүчене эзләү дәвам итә.

Чуашстан прокуроры Андрей Фомин «хокук саклау органы хезмәткәре тормышына кул сузу» маддәсе буенча җинаять эшен шәхсән тикшерү астына алган.

29 июльдә Моргауш районының Токшики авылында автоинспекторлар «ВАЗ-2114» автомобилен туктата. Машина йөртүче багажниктан бензин салынган канистрны ала да, автомобиле һәм хокук сакчысы өстенә сибә, шуннан соң ут төртә.

Икенче ЮХИДИ инспекторы хезмәттәшенә ярдәм иткән арада, Марий Элда яшәүче 29 яшьлек ир качып китәргә өлгерә. Шикләнелүченең машинасы янып бетә. Автоинспектор тәненең 50 процент өлеше пешкән, хәзер ул хастаханәдә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading