Әлмәт көрәшчесе Рафаэль Хәсәншин һәлак булган
Көрәш җәмәгатьчелеге кайгылы хәбәр алды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Көрәш җәмәгатьчелеге кайгылы хәбәр алды.
Махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә Әлмәт көрәшчесе Рафаэль Хәсәншин һәлак булган. Бу хакта безгә Әлмәт көрәш федерациясеннән Рузил Ганиев хәбәр итте. Әлмәт районы Габдрахман авылында 2003 елда туган Рафаэль кечкенәдән Руслан Нургалиев җитәкчелегендә көрәш серләренә өйрәнә, Яшьләр арасында Татарстанның Беренче Президенты Кубогын ота, Татарстан, Россия чемпионы булып таныла, Данил Галиев истәлегенә уза торган бәйгедә призер булып таныла. Лаеш районына күчеп, эшкә урнаша, лаешлылар өчен дә чыгыш ясый. «Бик сәләтле егет иде», ди Рузил Ганиев.
Батыр егет, көрәшче егет Рафаэль Хәсәншинның урыны оҗмахта булсын. Якыннарының, туганнарының, дусларының кайгысын уртаклашабыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«Бу төш дип әйтегез. Мин абыемның үлеменә ышанасым килми»
-
#Кыскача яңалыклар
Авариядә зыян күргән яшүсмер авыр хәлдә кала бирә
-
#Язмыш
«Артына борыла-борыла: «Көтегез мине, мин кайтачакмын», диде»
-
#Кыскача яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләргә рәхмәт белдерде
-
#Кыскача яңалыклар
Илкүләм проект кысаларында Татарстан китапханәләрен яңартуга 34 млн сум юнәлтелә
Комментарийлар