16+

Гөлназ Асаеваны әнисе әрләгән: «Алып ташла, ник кияүдән көләсең?»

Җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә ире Вилданны артык коры булуы өчен ачуланган.

Җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә ире Вилданны артык коры булуы өчен ачуланган.

– Сүгеп барам әле менә Вилданны. Аз булса да минем турында уйларга кирәк бит инде, хатын-кызны кайгыртырга өйрәнергә кирәк... Әле генә таеп егыла яздым. Ә бу кулларын кесәсенә тыккан да, китеп бара. Ичмасам, кулыңны бирсәң иде. Абынып егылып куйма, дип булса да әйт инде, бер дә булмаса. Кеше ирләре нинди матур кыланалардыр инде. Минекеннән юк инде ул әйбер. Үзен яратам инде барыбер. Бәлки «сухарь» булганга күрә яратамдыр да әле, әйеме? – дип сөйләгән Гөлназ.

Әлеге сторисны беренче булып, аның төп «хейтер»ы – әнисе Лилия Биктимерова эләктереп алган.

«Бигрәк инде син, Гөлназ! Ник алай язасың? Синең бит, романтик түгел, дип әйтәсең килгән. Ә мин «сухарь» дип әйткәч, бер җебегән, бер юньсез ир, дип әйтәсең дип уйладым. Алып ташла, ник кияүдән көләсең?» – дип хәбәр язган ул кызына.

Язмага реакция белдерегез

2

1

0

3

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading