Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы беренчеләрдән булып "Ансат" вертолетларын булдырырга уйлый. Әлеге яңа төр вертолетлар кискен хәлләр вакытында бортта ук медицина ярдәме күрсәткәндә, авыруларны тиз арада күчерергә кирәк булганда кулланыла.
Вертолет "Россия вертолетлары" холдингының "Казан вертолет заводы" акционерлык җәмгыятендә эшләнә. Әлеге завод дөньяның 100дән артык иленә чыгарыла торган МИ- 8/17 очкычлар сериясе җитештерү белән дә билгеле. Кыскасы, вертолетлар җыю өлкәсендә оешманың тәҗрибәсе җитәрлек.
- Күп максатта файдаланыла торган җиңел "Ансат" вертолеты кирәкле медицина модуле белән җиһазландырылган, ул эре мегаполисларда "оча торган ашыгыч ярдәм" хезмәте буларак да файдаланыла ала. Медицина вертолетлары юл халәкәтләре, бәхетсезлек очраклары булганда, тиз арада ярдәм күрсәтергә кирәк булганда бик отышлы.
Вакытында беренчел медицина ярдәме күрсәтү халәкәткә очраган кешенең гомерен саклау калу мөмкинлеген бермә-бер арттыра, - ди "Россия вертолетлары" холдингының маркетинг буенча генераль директор урынбасары Александр Щербинин.
"Ансат" җирдән 500 километр биеклектә, сәгатенә 275 километр тизлек белән оча ала. Вертолет кабинасына ике авыру, медицина җиһазлары, шәфкать туташы, табиб иркенләп сыя.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар