16+

Һава шартлары начарлану сәбәпле, синоптиклар сак булырга өнди

Татарстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил аркасында шторм кисәтү игълан ителде.

Татарстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил аркасында шторм кисәтү игълан ителде.

Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы аркасында, шторм кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

7 июньдә төнлә һәм көндез, шулай ук 8 июнь төнендә (7 июньдә сәгать 6дан алып 8 июньдә сәгать 8гә кадәр) республика территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, давыллы җил көтелә.

7 июнь төнендә кайбер көнчыгыш районнарда бик көчле яңгыр явачак.

Моннан тыш, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитүе ихтимал.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading