16+

Авиаһәлакәттә үлгән Александров ансамбле биючесе Ралина белән Казанда хушлашачаклар

Бүген, 16 гыйнварда, Казанда Александров исемендәге Россия армиясе җыр һәм бию ансамбленең балеты артисткасы Ралина Гыйльманова белән хушлашачаклар. Бу хакта аның сеңлесе Эльвина Гыйльманова социаль челтәрләрдә тараткан хәбәрдә әйтелә.

Ралина Гыйльманова 25 декабрь көнне Сочи шәһәре янында, Кара диңгез өстендә һәләкәткә юлыккан Ту-154 очкычы пассажиры иде. Авиаһәләкәт нәтиҗәсендә 85 пассажир һәм 8 экипаж әгъзасының гомере өзелде. Алар арасында "Беренче канал", "НТВ", "Звезда" телеканал журналистлары, халыкта доктор Лиза буларак билгеле Елизавета Гланка һәм Александров ансамбле артистлары. Ансамбль Сириядәге Россия хәрбиләре өчен яңа ел концерты куяр өчен Сочи аэропортыннан очып киткәч, һәлакәткә очрады.

Ралина Гыйльманова Казанда туа. Хореография училищесында укый, параллель рәвештә ул Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укый.«Кострома» балетына алына, ә 2014 елда аны А.В. Александров исемендәге Россия армиясе җыр һәм бию ансамбленә кабул итәләр.

Хушлашу 16 гыйнварда, 10:00 сәгатьтә, Казан шәһәре Киров районының Маломосковская урамы 28 нче йортта (12 нче фатир) булачак. Эльвина Гыйльманова Ралинаны соңгы юлга озатырга теләүчеләрне хушлашу чарасына килергә чакыра.

"Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading